«Аталар берлеге», «Бердәм Россия» һәм ТР буенча Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча Баш идарәсе урам-юл челтәрен тикшерделәр

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 7 сентябрьдә, Константиновка торак массивында Казанның «Аталар берлеге» ата-аналар берлеге вәкилләре «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе һәм ТР буенча Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча Баш идарәсе белән берлектә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан 47 нче мәктәпнең урам-юл челтәрен һәм янәшәсендәге территорияне тикшерделәр.

Чараны оештыручылар - «Аталар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы. Анда мәгариф идарәсе вәкилләре, ЮХИДИ хезмәткәрләре, ТРда Кеше хокуклары буенча ярдәмче һәм Казан шәһәре Совет районы администрациясе вәкиле катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International