Бу атнада шәһәрнең ике ноктасында «Игелекле эшләр көне» фонды җылы әйберләр җыю буенча күчмә акцияләр үткәрәчәк. Җыелган әйберләр фонд карамагындагы кешеләргә «Яхшы куллар» хәйрия склады» проекты кысаларында тапшырылачак.
«Ел саен складта 12 меңгә якын кеше кием, аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм башка кирәкле әйберләр ала. Казанда өч кабул итү пункты эшли, өстәмә рәвештә фонд шәһәр халкы тагын да күбрәк белсен өчен әйберләр кабул итү буенча «күчмә» акцияләр үткәрә. Катнашучылар үз әйберләренә икенче тормыш бүләк итәләр һәм хәзер нинди дә булса сәбәп белән аларны сатып алырга мөмкин булмаганнарга булышалар. Ике көн эчендә без, гадәттә, ике тоннага якын әйбер - өске кием, оекбашлар, аяк киеме, балалар әйберләре, куртка, пальтолар җыябыз», - дип уртаклашты «Игелекле эшләр көне» фондына нигез салучы Рөстәм Хәсәнов.
Әйберләр җыю акциясе 10 һәм 11 сентябрьдә ике урында узачак:
Җыела торган әйберләргә таләпләр: чиста һәм яхшы хәлдә булу, төсе, размеры һәм стиле мөһим түгел. Фонд карамагында булучыларның җылы әйберләргә, демисезон киемнәргә һәм аяк киемәренә ихтыяҗлары аеруча зур. Шулай ук, фонд 100 дән артык эт һәм мәче булган «Бездомыши» хайваннар приютына ярдәм итә. Шуңа күрә фонд киеп булмый торган киемнәрне дә кабул итә (эчке кием, колготкалар, күн алмаштыргычлар һәм тулысынча синтетик тукымалардан тыш).
«Яхшы куллар» әйберләрне кабул итү пунктлары Восстание урамы, 59 һәм Калинин урамы, 3 адреслары буенча эшли. Соңгы адрес буенча әйберләрне тапшыру да каралган – монда мохтаҗлар бушлай ярдәм алалар. Шулай ук узган елдан «Парк Хаус»та әйберләр җыю өчен «Яхшы куллар» складының махсус контейнеры урнаштырылган, ул көн саен сәүдә комплексының 1 катында 10-22 сәгатьтә эшли.
pr@dendd.ru т. 8 843 236-65-61
БЕЛЕШМӘ:
«Игелекле эшләр көне» – 2009 елда волонтерлык төркеме тарафыннан оештырылган хәйрия фонды. Фондның төп проектлары арасында:
www.dendd.ru, 8(843) 236-65-61
(1).jpeg)
.jpeg)