РФ Иҗтимагый палатасы делегациясе белән берлектә авария хәлендәге торак объектларын, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау, коммуналь инфраструктураның яңа объектларын төзү процессын, «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль проектын гамәлгә ашыру барышын, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләү һәм цифрлаштыру дәрәҗәсен карап чыктылар.
Делегация авария хәлендәге торактан күчүчеләр өчен комплекс буларак «Салават Күпере» торак комплексын карап чыкты. Шулай ук Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнарында йортларны капиталь ремонтлау һәм «Безнең ишегалды» проектын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштылар.
Соңыннан ТР Иҗтимагый Палатасы вәкилләрен «Арт сити» торак комплексы мисалында «Уңайлы йорт» идарәче компаниясе эше белән таныштырдылар.