Панель дискуссиядә экспертлар җәмәгать туклануын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Иҗтимагый әһәмиятле закон проектларын һәм башка хокукый инициативаларны экспертизалау буенча РФ Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе урынбасары Светлана Казаченок балалар һәм ата-аналар арасында җәмәгать туклануы хакында анкеталау нәтиҗәләре нык аерыла, дип билгеләп үтте. Экспертлар төп проблеманы мәктәп укучыларының фикерен исәпкә алмауда күрә.
«Үзебез хәл итәбез» проекты нәкъ менә шушы проблеманы җиңү максатында төзелде. РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы билгеләп үткәнчә, бу проект укучылар ашханәнең нинди интерьерында, нинди савыт-сабадан һәм нинди аш-су ашарга теләүләрен өлкәннәр ишетсен өчен барлыкка килде.
