Цифрлаштыруның икенче ягы: мәгълүмати технологияләрне куллануның этик мәсьәләләре

2022 елның 14 августы, якшәмбе

Казанда «Берләшмә» форумында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы рәислеге кысаларында Икътисадый һәм социаль советлар, охшаш институтлар халыкара ассоциациясендә дискуссия узачак

24-25 августта Казанда узачак «Берләшмә» РФ Иҗтимагый палатасы форумында катнашучылар цифрлы технологияләрне үстерү һәм куллануның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачак. https://www.oprf.ru/forum/64 Халыкара икътисадый һәм социаль советлар, охшаш институтлар ассоциациясендә РФ Иҗтимагый палатасы рәислеге кысаларында форум мәйданчыгында «Цифрлы технологияләрне куллануның этик проблемалары: социаль-икътисадый нәтиҗәләр» дискуссиясе узачак.

Әлеге тема көн тәртибендә кискен тора, дип саный дискуссиянең модераторы, икътисад үсеше һәм корпоратив социаль җаваплылык буенча РФ ОП комиссиясе рәисе урынбасары Ольга Голышенкова.

«Бер яктан, цифрлаштыру күп кенә сәнәгать һәм бизнес процессларын оптимальләштерергә, җитештерү системаларының икътисадый нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде. Цифрлы технологияләр гади кешеләрнең дә тормышын уңайлы ясадылар, бер басу белән кирәкле мәгълүмат яки сервис килеп чыга. Цифрлы технологияләр һәм ясалма интеллект мәңгегә килде, тормышыбызны уңайлы итте, әмма, теләсә кайсы күренеш кебек үк, аларның башка ягы да бар, һәм кешелек дөньясына аның белән яшәргә өйрәнергә кирәк. Бер яктан, ясалма интеллектны уйлап табучылар, үз продуктларын камиллеккә җиткерергә омтылып, максимум мәгълүмат җыярга телиләр, икенче яктан — шул ук максимум мәгълүматны вакыт-вакыт дәүләт вәкилләре җыярга тәкъдим итәләр. Бу, әлбәттә, кешеләрне сак булырга мәҗбүр итә», - дип аңлата эксперт.

Ольга Голышенкова мәгълүматларның киң таралуы, аларны саклау куркынычсызлыгының начараюы кебек күренешләргә игътибар итте: «Сүз телефон номеры турында гына барса, бер хәл, аны алыштырып була, шәхси тормыш, сәламәтлек торышы, шәхеснең яшерен кадырырга теләгән үзенчәлекләре турында сүз барганда башкача»

Аның фикеренчә, гражданлык җәмгыяте вәкилләренең бурычы-ясалма интеллектны уйлап табучылар белән дә, дәүләт белән дә актив диалог алып бару, беренчедән, аларга җәмгыятьнең куркынычларын җиткерү, икенчедән, оппонентларның позициясен тыңлау, аларның мотивациясен аңлау, барлык позицияләрне җайга салу һәм аларны кешеләргә җиткерү.

«Түгәрәк өстәл барышында без цифрлаштыру китерә торган уңай үзгәрешләрне, шулай ук кешеләрне төрле континентларда борчыган цифрлы технологияләрне алга этәрүдәге проблемалар һәм куркынычларны берләштерергә тырышырбыз. Ясалма интеллект, цифрлы технологияләр һәм хокук белеме өлкәсендәге белгечләрнең фикерен тыңлыйбыз», - дип уртаклашты Ольга Голышенкова.

Очрашуда Халыкара икътисадый һәм социаль советлар, охшаш институтлар ассоциациясе һәм җир шарының төрле почмакларыннан вәкилләре катнашачак.

«Чит илләрдәге коллегаларыбыздан җәмгыятьнең илдә булган цифрлы технологияләргә ышанычын арттыруның чишелешләре турында ишетербез дип өметләнәбез. Моннан тыш, Халыкара икътисадый һәм социаль советлар, охшаш институтлар ассоциациясенең цифрлаштыруның этик проблемаларын хәл итү өчен мөмкинлекләре турында да фикер алышачаклар», - дип өстәде дискуссия мәйданчыгы модераторы.

Форумның тулы программасы:  https://files.oprf.ru/storage/documents/programma-kazan-11082022.pdf  

«Берләшмә» форумы ел саен РФ Иҗтимагый палатасы тарафыннан 2015 елдан башлап үткәрелә. Быел ул Новосибирск һәм Липецк шәһәрләрендә узды, шулай ук Петрозаводскта оештырылачак. «Берләшмә»нең йомгаклау форумы Мәскәүдә ноябрь башында узачак.

Анда коммерцияле булмаган оешма вәкилләре, граждан активистлары, волонтерлар, журналистлар, бизнесменнар, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге түрәләр һәм гражданлык җәмгыятендә барган процессларга битараф булмаган һәм илнең актив үзгәрешендә катнашырга теләгән барлык гражданнар чакырыла.

Катнашучыларны теркәү  (https://www.oprf.ru/forum/64).

Массакүләм матбугат чараларын аккредитацияләү өчен РФ Иҗтимагый палатасы матбугат хезмәтенең электрон почтасына гариза җибәрергә кирәк: press@oprf-media.ru. «Берләшмә» форумы «ВКонтакте» социаль челтәрендә: https://vk.com/forum.oprf

РФ Иҗтимагый палатасы рәсми Телеграм-каналында яңалыкларны күзәтеп барыгыз: https://t.me/oprf_official.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International