«Без Бергә» Халыкара премиясе ярымфиналистлары билгеле булды!

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасының 63 проекты премиянең ярымфиналына узды.

Хәзер, иң яхшы исем өчен көрәшне дәвам итү өчен, ярымфиналга чыгучылар түбәндәге биремнәрне үтәргә тиеш:

🔸 «Волонтерлар» категориясе

28 августка кадәр:

  • Сметаны һәм проектның календарь планын әзерләргә;
  • Проект турында видеовизитка яздырырга;

18 сентябрьгә кадәр:

  • Добро.Университетында курс үтәргә

🔸 Коммерцияле булмаган оешмалар категориясе + «Социаль эшмәкәр» номинациясе

28 августка кадәр:

  • Сметаны һәм проектның календарь планын әзерләргә;
  • Проект турында видео визитка яздырырга.

🔸 Бизнес категориясе («Социаль эшмәкәр» номинациясеннән тыш):

28 августка кадәр:

  • Проект турында видео визитка яздырырга.

«Без Бергә» халыкара премиясе ярымфиналистлары исемлеге түбәнрәк!

Котлыйбыз һәм һәр катнашучыга җиңү юлында мотивацияне югалтмауларын телибез. Алга!

#игелеклетатарстан #яшьминистрлык #татарстаняшьләре #авц #игелекэшлә

файл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International