«Аеклык һәм айныту – сәламәтлекне һәм рухи-әхлакый потенциалны саклап калу нигезе»: шундый исем астында 11 августта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Иҗтимагый палата каршындагы наркоманиягә һәм эчкечелеккә каршы көрәш буенча эшлекле төркем һәм Казан епархиясе вәкилләре тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәл 1892 -1918 елларда эш итүче Казан аеклык җәмгыятенең (1892 елның 11 августына кадәр төзелгән) 130 еллыгына багышланган иде, аның Зур Казан губернасында 60 филиалы булган: Казан, Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Богородский, Кукмара, Чебоксар, Мариин Посады, Царевококшайск – Йошкар – Ола, Звенигово, Козьмодемьянск, Алатырь, Шумерле, Цивильск һ.б. шәһәрләрдә, Идел буе шәһәрләрендә, хәтта Себердә - Томск, Красноярскта да.
Әлеге тема буенча тарихчы, 2001 елдан бирле Татарстан Республикасы администрациясенең әйдәп баручы баш белгечләренең берсе (моңарчы – Татарстан Республикасы Президенты Аппараты), тарих фәннәре кандидаты һәм аек яшәү рәвешенең актив тарафдары – Татарстан тарихы буенча күп кенә тарихи тикшеренүләр, мәкаләләр авторы Игорь Алексеев җентекле мәгълүмат һәм доклад белән чыгыш ясады.
Докладчы һәм чарада катнашучылар Казан аеклык җәмгыятенә төрле елларда күп кенә идарә итүче архиерейлар, губернаторлар, шәһәр башлыклары, табиблар, халыкның барлык катламнары вәкилләре керүен һәм бу эшнең дәүләт дәрәҗәсендә хуплануын ассызыкладылар. Җәмгыятьнең мактаулы әгъзасы- Изге Иоанн Кронштадтский, ул Казанда, Алабугада, Паратскта (Яшел Үзән) булган. Җәмгыятьнең үз хастаханәсе, гыйбадәтханәсе, уку бүлмәләре, хәерчеләр өчен ашханәләр, приютлары һ. б. булган. Татарстан территориясендә аеклык җәмгыятенең филиаллары - мәхәлләдәге аеклык җәмгыятьләре белән заманча «ТРЕЗВЕНИЕ» епархия җәмгыятен булдыру - Татарстанның революциягә кадәрге традицияләрен яңадан торгызуы билгеләп үтелде.
Чараның чираттагы төп мәсьәләсе 11 сентябрьдә чираттагы Бөтенроссия аеклык көнен бәйрәм итүгә багышланган иде. Мәгълүмат белән епархиянең профильле бүлеге җитәкчесе иеромонах Вячеслав (Шапоров), Иоанн Кронштадтский исемендәге «ТРЕЗВЕНИЕ» Казан епархия җәмгыяте рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының профильле эшлекле төркеме җитәкчесе Владислав Юферов һәм Казан дәүләт медицина университеты вәкиле Павел Зиновьев чыгыш ясадылар. Алар Казанда һәм Татарстанда Аеклык бәйрәмнәренең ничек үткәрелүе турында сөйләделәр. Катнашучылар үз тәкъдимнәре, кызыклы өстәмәләре белән уртаклаштылар. КДМУ, шәһәр администрациясе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, республика наркодиспансеры, җәмәгатьчеләр ярдәме белән бәйрәм янә Казанның Авиатөзелеш районындагы иң зур һәм матур паркларның берсендә-шимбә, 10 сентябрьдә, якынча 14.00 сәгатьтә үткәреләчәк.
Аннары түгәрәк өстәлдә катнашучылар: ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының наркоконтроль идарәсе, республика наркодиспансеры, Казан дәүләт медицина академиясе, КДМУ, Казан епархиясе, «Общее дело» («Гомуми эш»), «Дом трудолюбия» («Хезмәт сөючәнлек йорты»), «Приют человека» («Кеше приюты») проектлары, кайбер тернәкләндерү үзәкләре, җәмгыятьләр, аеклык клублары вәкилләре айныту профилактик эш, наркотикларга каршы көрәш системасы, бәйлеләрне дәвалауны оештыру турында мәгълүмат белән уртаклаштылар, урыннарда эшнең ничек оештырылуы турында сөйләделәр.
Чара йомгаклары буенча хакимият органнары, наркоконтроль, сәламәтлек саклау, фән һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләренең наркоманиягә һәм эчкечелеккә каршы тору мәсьәләләрендә уртак эшен дәвам итү, шулай ук Татарстан Республикасында аек, сәламәт яшәү рәвешен раслау һәм яман бәйлелекне профилактикалау буенча көчләрне берләштерергә һәм активлыкны арттырырга тиешле бердәм координация советы (ресурс үзәге) булдыру мөмкинлеген карау турында карар кабул ителде.


