12 һәм 13 августта «Игелекле эшләр көне» Парк Хаус парковкасында әйберләр җыюны оештыра

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Бу атнада 10 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр «Игелекле эшләр көне» фонды Парк Хаус парковкасында әйберләр җыю буенча акция уздырачак. Җыелган әйберләр «Яхшы куллар» хәйрия склады» проекты кысаларында Фонд карамагындагыларга тапшырылачак.

«Ел саен складта 12 меңгә якын кеше кием-салым, аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм башка кирәк-яраклар ала. Казанда өч кабул итү пункты эшли, фонд өстәмә рәвештә әйберләрне кабул итү буенча «күчмә» акцияләр үткәрә. Катнашучылар үз әйберләренә икенче тормыш бүләк итәләр һәм нинди дә булса сәбәпләр аркасында аларны сатып ала алмаучыларга булышалар. Узган ел мондый акциядә Парк Хаус парковкасында 500дән артык казанлы катнашты. Өске кием-салым, оекбашлар, аяк киеме, балалар әйберләре, куртка, пальто - бер көн эчендә шәһәр халкы 2 тоннадан артык әйбер алып килде», - дип уртаклашты «Игелекле эшләр көне» фондына нигез салучы Рөстәм Хәсәнов.

Әйберләр җыю акциясе 12 һәм 13 августта 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Парк Хаус парковкасында узачак. Җыела торган әйберләргә таләпләр: чиста һәм яхшы хәлдә булу, төсе, күләме һәм фасоны мөһим  түгел.

«Яхшы куллар» әйберләрне кабул итү пунктлары даими рәвештә Восстание урамы, 59 һәм Калинин урамы, 3 адреслары буенча эшли. Соңгы адрес буенча әйберләрне тапшыру дә башкарыла – монда мохтаҗлар түләүсез әйберләтә ярдәм ала алалар. Шулай ук узган елдан Парк Хауста әйберләр җыю өчен «Яхшы куллар» складының махсус контейнеры урнаштырылган, ул көн саен сәүдә комплексының 1 катында 10 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр эшли.

pr@dendd.ru т. 8 843 236-65-61

 

БЕЛЕШМӘ:

«Игелекле эшләр көне» – 2009 елда волонтерлык төркеме тарафыннан оештырылган хәйрия фонды. Фондның төп проектлары арасында:

 

  • «Игелекле эшләр көне»  - 2009 елда волонтерлык төркеме тарафыннан оештырылган хәйрия фонды. Фондның төп проектлары арасында:
  • «Яхшы куллар» хәйрия склады – Казанда беренче һәм Россиядә гражданнар һәм оешмаларның элеккеге милкен кабул итү, эшкәртү, саклау һәм бүлү буенча үзәкләштерелгән пунктларның берсе. Казан шәһәрендәге 3 склад ел саен 12 меңгә якын аз керемле, күп балалы, пенсионерлар һәм халыкның башка якланмаган катламнарын кием-салым, аяк киеме һәм көнкүреш әйберләре белән тәэмин итә.
  • Чикләрсез театр – фонд һәм Казан яшь тамашачылар театрының уртак проекты, ул бер үк вакытта театрда сәламәт һәм инвалидлыкка ия тамашачылар өчен дә спектакльләрне уңайлы итеп карау мөмкинлеге бирә. «Чикләрсез театр» спектакльләрендә тамашачылар алдында тифлокомментатор колакчыклар аша сәхнәдә булган хәлләрне (декорацияләр, эмоцияләр һәм актерларның гамәлләре) тасвирлый, ә сурдотәрҗемәче спектакльне ишарәләр теле ярдәмендә «ишетергә» ярдәм итә. Проект кысаларында Яшь тамашачылар театры репертуарыннан 6 спектакль җайлаштырылган. 2021 елда Проектны тормышка ашырган өчен фонд «Серебряный Лучник» Х төбәк премиясе - Идел буе «Хәйрия һәм корпоратив социаль җаваплылык» номинациясендә җиңүче дип табылды.
  • Һөнәр белән танышу – профориентация проекты, аның кысаларында фонд балалар өчен, шул исәптән күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге, махсус учреждениеләрдәге балалар өчен төрле оешмаларга экскурсияләр оештыра. Максаты- имин булмаган гаиләләрдән һәм интернатлардан килгән балаларга социальләштерүдә ярдәм итү, уку йорты һәм һөнәрләр сайлаганда ориентир күрсәтү өчен  төрле һөнәрләрне эчке яктан күрсәтү. Экскурсияләр даими рәвештә уза. Соңгы елларда проектта катнашучылар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Казан яшь тамашачылар театры, ТР Дәүләт Советы, «Казан» аэропорты, «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясендә, LEDEL, «КАМАЗ-Мастер», «Пятерочка», Акульчево, Икеа, «Казаноргсинтез» заводында, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, метрополитенда һ. б. булдылар.
  • Социаль такси – мөмкинлекләре чикләнгән пассажирлар ташу буенча сервис. Махсус автомобиль пандус, беркеткечләр һәм инвалид коляскаларда йөрүче пассажирлар өчен кирәкле уңайлык тәэмин итә торган башка техник чаралар белән җиһазландырылган. Барлык ташулар да бушлай гамәлгә ашырыла, проект гражданнарның һәм оешмаларның хәйрия акчалары хисабына финанслана. Иң популяр маршрутлар-хастаханәләргә, поликлиникаларга, тернәкләндерү үзәкләренә.

www.dendd.ru, 8(843) 236-65-61

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International