11 августта 10:00 сәгатьтә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның V Республика форумы кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә, Академик Рубаненко урамы, 2, 1 нче комплекс, 2 («Нур» яшьләр үзәге, 1 нче кат) адресы буенча «Мәдәни-агарту проектларында катнашу аша сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социальләштерү» темасы буенча унынчы секция утырышы узачак.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде: инклюзив белем бирү һәм менталь тайпылышлар булган балаларга профориентация күрсәтү, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балаларның талантларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү, мәдәни-агарту проектларында катнашу аша мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социальләштерү, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны нәтиҗәле социальләштерү системасы буларак адаптив тхэквондо программасы һ. б.
Утырыш барышында сәламләү сүзе һәм докладлар белән чыгыш ясаячаклар:
Мәйданчыкның модераторы - «Чудо-дети» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры Ася Кислова.
.jpg)