2022 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән оештырылган V Республика социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар форумы «Мәдәнияттә коммерцияле булмаган оешмаларның роле: иҗтимагый оешмаларның һәм граждан активистларының инновацион һәм инклюзив практикалары» секциясе белән башланып китте. Эш барышында коммерцияле булмаган сектор активистлары тарафыннан «Без сувенирлар һәм төрле эшләнмәләр ясыйбыз. Бу эштә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әниләре бик еш катнаша. Тик безгә бу продукция белән кая барырга?» дигән сорау куелды.
Җавап бик тиз табылды дип әйтергә була. Ике атнадан соң Татарстанның танылган маркетплейсы Казаньэкспресс «Мәгънәле әйберләр» проектын башлап җибәрде, ул коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый оешмалар продукцияләрен маркетплейста түләүсез урнаштыру, шулай ук товарларны сатуга кадәр әзерләүдә ярдәм итүне күздә тота.
Актанышта «Муниципалитетның социаль мәсьәләләрен хәл итү-коммерцияле булмаган оешмаларның потенциалы һәм аны гамәлгә ашыру» секция мәйданчыгы кысаларында «Мәгънәле әйберләр» проектын Казаньэкспресс генераль директорының коммуникацияләр буенча урынбасары Ксения Лукичева тәкъдим итте. Аның чыгышы иҗтимагый оешмалар, коммерцияле булмаган оешмалар һәм хакимият органнары тарафыннан зур кызыксыну уятты. Шул ук вакытта иҗтимагый оешмалар товарларының «Мәгънәле әйберләр» проектына керү механизмы тасвирланган инструкциянең кирәклеге турында килешүгә ирешелгән.
Ул да әзер! Түбәндә тәкъдим итәбез.
Тулырак мәгълүмат алу өчен проектның рәсми сайтына керергә тәкъдим итәбез: https://sosmyslom.kazanexpress.ru.