Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы Казанда 24-25 августта узачак

2022 елның 5 августы, җомга

«Берләшмә» форумы – танышу, тәҗрибә уртаклашу, гражданлык активистларының хакимият органнары һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән хезмәттәшлеге өчен ачык мәйданчык.

Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы Татарстан Республикасы башкаласында 24-25 августта узачак.

«Берләшмә» өченче региональ форумының темасы - «Россия: мәдәниятләр күптөрлелеге, гражданнар бердәмлеге». Милләтара багланышлар буенча фикер алышу пленар сессиянең, дискуссияләрнең һәм РФ Иҗтимагый палатасы чаралары программасы башка блокларының төп мәсьәләсе булачак.        

Моннан тыш, форумда Идел буе федераль округы өчен мөһим проблемалар күтәреләчәк:

  • Россия халыкларының телләрен саклау һәм үстерү;
  • Интернетта киберҗинаятьчелеккә һәм экстремизмга каршы иҗтимагый көрәш стратегиясе;
  • санкция сәясәте шартларында Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган оешмалар үсеше;
  • университетларда Россия дәүләтчелеге кыйммәтләрен формалаштыру һәм үстерүнең тотрыклы системасын булдыру;
  • актив озын гомер һәм сәламәт яшәү рәвешен булдыруга ярдәм итү;
  • халыкны уңайлы яшәү мохите формалаштыруга җәлеп итү.

Исегезгә төшерәбез, Казанда «Берләшмә» форумында теркәлгәннән соң бушлай катнашырга мөмкин: https://clck.ru/sQwuz

Форумда катнашу өчен коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, граждан активистлары, волонтерлар, журналистлар, бизнесменнар, федераль һәм региональ дәрәҗәдәге түрәләр һәм гражданлык җәмгыятендә барган процессларга битараф булмаган барлык гражданнар чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International