5 августта 11: 00 сәгатьтә «Московский» мәдәният үзәгендә (Казан шәһәре, Академик Королев урамы, 47 йорт) «Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен шәһәр мохите: коммерцияле булмаган оешмалар һәм хакимият органнары арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәле практикалары» темасына сигезенче секция утырышы узачак.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде: үзенчәлекле балалар өчен түләүсез велосипедларны прокатка алу практикасын гамәлгә кертү, коляскада йөрүче инвалидларның яшәеше, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит проектлауда хаталар һәм мөмкинлекләр, «социаль такси» проекты, кондуктив балалар бакчасы, сәүдә объектларында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының практикасы һ. б.
Түгәрәк өстәл барышында сәламләү сүзе һәм докладлар белән чыгыш ясаячаклар:
Утырышның модераторы - «АЛЬПАРИ» хәйрия фонды директоры Наталья Гыйләҗева.