Дүшәмбе авыр көн түгел!

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Дүшәмбе күпләр өчен катлаулы, хисап көне. Әмма яраткан эше белән шөгыльләнүче кешеләр өчен генә бу атнаның билгели торган  көне!

«Аталар берлеге» Татарстан Республикасы төбәк иҗтимагый оешмасының баш офисында Аталар берлеге рәисе Адель Линар улы Загретдинов тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар буенча эш киңәшмәләре һәм координацион очрашулар үткәрелде.

Республика проекты кысаларында Аңлы ата-аналар мәктәбенең җитәкчесе Пушкарев В.М. белән берлектә проектны эшләтеп җибәрү сроклары билгеләнде.

ВОРДЕ  (ТР)  Президиумы утырышы бүгенге көннең мөһим вакыйгасы булды. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналарын борчый торган мөһим мәсьәләләр кичектергесез гамәлләр һәм карарлар таләп итә.

«Аталар берлеге» ТР төбәк иҗтимагый оешмасының район бүлекчәләре белән үзара хезмәттәшлек итүгә кагылышлы эш киңәшмәләре бүген дистанцион рәвештә үткәрелде.

Атна башланды. Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International