Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның V Республика форумы

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы бишенче республика социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар форумы эшен башлау турында игълан итә, аның секция утырышлары июль-август айларында узачак, пленар утырыш 2022 елның 23 августында планлаштырыла.

Форумның секция утырышларында, түбәндәге форма буенча теркәлеп, катнашырга чакырабыз  https://forms.yandex.ru/u/62bd42038e42696051cd73bc.

 

Үткәрү датасы

Секциянең исеме

Үткәрү урыны

 

29.07.2022

10-00

Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның контракт системасында катнашуының актуаль мәсьәләләре

Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт, 137 нче зал

 

03.08.2022

Муниципалитетның социаль мәсьәләләрен хәл итү-коммерцияле булмаган оешмаларның потенциалы һәм аны гамәлгә ашыру

Актаныш муниципаль районы

 

05.08.2022

Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен шәһәр мохите: коммерцияле булмаган оешмалар һәм хакимият органнары арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәле практикалары

Казан шәһәре

 

09.08.2022

Бизнес һәм коммерцияле булмаган оешмалар: хезмәттәшлек тәҗрибәсе һәм перспективалары

Әлмәт шәһәре

 

11.08.2022

Территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләрендә җәмгыять һәм дәүләт диалогы (территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлеге мисалында)

Яр Чаллы шәһәре

 

11.08.2022

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны мәдәни-агарту проектларында катнаштыру аша социальләштерү

Яр Чаллы шәһәре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International