Үзенчәлекле балалар өчен махсуслаштырылган бассейн ачылу һәм бию-музыкаль бәйрәме

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

«Изумрудный город» тернәкләндерү үзәгендә күптән көтелгән бассейн ачылды.

Бәйрәм чарасында ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева катнашты.

«Активистларның зур булмаган төркеме, үзенчәлекле баланы социальләштерү проблемасы белән очрашкач тернәкләндерү үзәге ачарга карар иткәч, алар, чыннан да, бу урынның чын мәгънәсендә, тылсымлы урын - чын «Зөбәрҗәт шәһәр» булачагын белми иде, анда изге тылсымчылар - хезмәткәрләр һәм персонал барлык балаларга баскычтан өскә, сәламәт һәм актив тормышка атларга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте үзенең кереш сүзендә Анастасия Исаева.

Бәйрәмдә үзәк карамагындагы балалар катнашты. Алар өчен үзәк администрациясе концерт һәм күңел ачу программасын оештырды. Барлык кунаклар өчен «Hand made»эшләнмәләр ярминкәсе дә узды.

Белешмә өчен:

«Изумрудный город» инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәге «Казан тернәкләндерү һәм абилитацияләү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасының структур бүлекчәсе һәм түбәндәге адрес буенча урнашкан дәүләтнеке булмаган тернәкләндерү учреждениесе булып тора: Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 142.

Үзәкнең эше 2017 елның 5 ноябрендә башлана. Эшнең төп юнәлеше - балалар церебраль параличы һәм башка неврология авырулары булган балаларны социаль тернәкләндерү һәм психологик-педагогик коррекцияләү. Әлеге эшчәнлек кысаларында социаль-медицина, социаль-педагогик, социаль-психологик хезмәтләр күрсәтелә. Нигездә индивидуаль форматта балалар логопедлар, дефектологлар, коррекция педагоглары, психологлар, дәвалау физкультурасы инструкторлары, нейропсихолог белән шөгыльләнәләр, массаж, рефлексотерапия, мануаль терапия сеанслары, невролог һәм ортопед - ортезист консультацияләре алалар. Төркемле музыка дәресләре, арт-терапия, сенсор бүлмәсендә кызыксындыру һәм ял итү дәресләре үткәрелә.

«Изумрудный город» тернәкләндерү үзәгендә югары дәрәҗәдәге 20 белгеч эшли.

«Казан тернәкләндерү һәм абилитация үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы Президент грантлары фонды, «Татнефть», «ЛУКОЙЛ» кебек грант бирүчеләрнең грант финанславын алуга конкурсларда күп тапкырлар җиңүче булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International