Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин «ДАР» коммерцияле булмаган оешмасы белгечләре белән очрашты

2022 елның 19 июле, сишәмбе

2022 елның 19 июлендә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин «ДАР» коммерцияле булмаган оешмасы белгечләре белән очрашты.

Учреждение 2019 елда төзелгән һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны Шинников урамы 38 йорт адресы буенча түләүсез тернәкләндерү оештыру буенча эш алып бара. Моннан тыш, белгечләр гаиләләргә дәвалауны уздыруда адреслы ярдәм күрсәтәләр, күңел ачу чаралары һәм «Батыр балалар» өчен техник тернәкләндерү чаралары белән файдалануда укулар оештыралар. Проект елына 400 дән артык баланы колачлый.

Бүгенге көндә үзәк Татарстанның башка шәһәрләрендә дә актив эшли. Оешма хезмәткәрләре составына табиблар, психологлар һәм педагоглар керә. Моннан тыш, тернәкләндерү үзәге базасында волонтерлар командасы эшли. Алар процедуралар арасында балалар белән уйныйлар һәм тернәкләндерү вакытында балаларның игътибарын башкага җәлеп итәргә ярдәм итәләр. Волонтерларның даими килүе балалар хастаханә атмосферасын тоймасын өчен оештырылган. Киләчәктә балалар белән эшләячәк студентлар өчен бу балалар, аларның ата-аналары белән аралашуның гамәли күнекмәләрен алу һәм белгечләрнең ничек эшләүләрен шәхсән күрү өчен яхшы мөмкинлек.

Учреждение директоры Адель Заһретдинов һәм баш табиб Нәфисә Гарипова башкарма комитет җитәкчесеннән үзәкнең нәтиҗәлерәк эшләве өчен күбрәк мәйдан бүлеп бирү турында сорадылар. Рамил Муллин әлеге үтенечне хуплады һәм Түбән Камада эре үзәк булдырырга тәкъдим итте, анда балалар һәм өлкәннәр медицина процедуралары, социаль адаптация, бер урында аралашу алсыннар өчен, шәһәрнең барлык медицина һәм сәламәтләндерү учреждениеләре берләшәчәк. Шулай итеп, тернәкләндерүгә комплекслы якын килү булыр иде. Якын арада Түбән Кама муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә оешма Рамил Муллинга әлеге үзәкнең үз карашын тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International