Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте гамәлләренең комплекслы планын үтәү йөзеннән 2022 елның 23 августында бишенче республика социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар форумын үткәрергә планлаштыра. Форумның пленар утырышына кадәр республиканың муниципаль берәмлекләрендә (Казан, Яр Чаллы, Актаныш) секция мәйданчыклары, дискуссия панельләре, түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла.
Форумны үткәрүнең максаты-актуаль социаль проблемаларны хәл итү өчен коммерцияле булмаган оешмаларның хакимият органнары белән хезмәттәшлеге нәтиҗәлелеген арттыру, коммерцияле булмаган оешмаларның, иҗтимагый оешмаларның, гражданлык активистларының иң яхшы тәҗрибәләрен һәм коммерцияле булмаган секторның республика үсешенә керткән өлешен арттыру юлларын тәкъдим итү.
2022 елның 19 июлендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 (Кече зал) адресы буенча форумны уздыру кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы «Демографик сәясәтне гамәлгә ашыруда хакимият, коммерцияле булмаган оешмалар һәм фәннең үзара хезмәттәшлеге» темасына дискуссия панелен уздырачак.
Секция утырышына теркәлү электрон форматта түбәндәге сылтама буенча уза: https://forms.yandex.ru/u/62bd42038e42696051cd73bc.