«БЛАГО ДАРИМ» фонды эко-лекция үткәрде

2022 елның 16 июле, шимбә

2022 елның 16 июлендә Кадыш бистәсендә урнашкан Фатиха мәчетендә «БЛАГО ДАРИМ» фонды тарафыннан түбәндәге темаларга эко-лекция үткәрелде:

  • Аңлы куллану
  • Экологияне пычрату
  • Мохтаҗларның ихтыяҗлары

Балалар кызыксынып тыңладылар һәм сораулар бирделәр, аларны кызыксындыра алдылар. Чөнки бу темалар бүгенге көндә актуаль һәм карарлар таләп итә.

Фондның миссиясе- экология турында кайгыртып, әйберләргә икенче тормыш бүләк итү һәм катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү.

Шуңа күрә Фонд аңлы куллану, экологияне пычратудан ничек саклап калу, әйберләргә икенче тормыш бүләк итү һәм кешеләргә ярдәм итү, ресурслардан аңлы рәвештә куллану һәм файдалану темасына эко-лекцияләр оештыра. Бу укучыларга һәм студентларга, өлкән буынга, предприятиеләргә, бизнеска да кызыклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International