Казанда 15 августтан башлап «Бергә булдырырбыз» хәйрия фондыннан «Инвалид балалары булган гаиләләр өчен түләүсез социаль такси» проекты актив эшли башлый, проект кысаларында кечкенә балаларны дәвалау, тернәкләндерү, һәм ял итү урыннарына кадәр ике автомобиль (Chevrolet Niva һәм Niva Travel) йөртәчәк.
Проект өлешчә «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятеннән «Игелек энергиясе» гранты кысаларында финанслана, өлешчә «Бергә булдырырбыз» хәйрия фондын гамәлгә куючының көче һәм кертемнәре белән финанслана.
Сервистан 0-18 яшьлек инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр файдалана ала.
Сәфәрләр алдан язылу буенча башкарылачак.
Проектның географиясе Казан шәһәрен, шулай ук Татарстан Республикасының Питрәч, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарын үз эченә ала.
Барлык төп мәгълүматны фондның Вконтакте төркемендә карарга була https://vk.com/smozhemvmestekzn, шулай ук 89600404042 номеры буенча (WhatsApp).
