ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Фәрит Сафин торак пунктлар чикләрен билгеләү буенча комиссия утырышында катнашты

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

2022 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының икътисад һәм гражданнар тормыш эшчәнлеге инфраструктурасы мәсьәләләре комиссиясе рәисе урынбасары Фәрит Сафин урман бистәләреннән яки хәрби шәһәрчекләрдән төзелә торган торак пунктларның чикләрен билгеләү, шулай ук гражданнар һәм юридик затларның хокуклары барлыкка килгән күчемсез милек объектлары урнашкан җир кишәрлекләре чикләрен билгеләү буенча комиссия утырышында катнашты, эш аларны урман фонды җирләреннән ТР Кукмара муниципаль районы территориясендә урнашкан җирле үзидарә органы яки шәһәр округы тарафыннан төзелә торган торак пунктларның җирләренә күчерү максатыннан чыгып башкарыла.

Утырышта Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Лубян авыл җирлеге составына керә торган торак пунктларны, урман фонды җирләреннән җир кишәрлекләрен Лубян авыл җирлеге генераль планы проектын эшләү кысаларында кертү мәсьәләсе каралды.

Лубян авыл җирлеге җир кишәрлекләренең РФ башка субъектлары белән чикләнүен исәпкә алып, әлеге чикләр буенча ТР Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты әзерләгән юл картасын төзү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International