5 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Болгар шәһәренең үзәк мәйданында, район мәдәният йорты каршында, Татарстан балалар йортларыннан әнисен һәм әтисен табарга хыялланучы балалар фотокүргәзмәсе ачылды.
Фотокүргәзмәдә ятим балаларның ата-аналарын көткән рәсемнәре, һәр бала турында кыскача мәгълүмат һәм элемтә өчен мәгълүмат булган 10 плакат тәкъдим ителгән. Шунысы мөһим, күпчелек фотолар-гаилә фотолары. Бу гаиләдә ата-анасыз 2-5 бала.
Күргәзмәнең оештыручысы булып Спас районы һәм Болгар шәһәре администрациясе ярдәме белән Спас муниципаль районында «Без бергә!» тәрбиягә бала алган гаиләләр төбәк иҗтимагый оешмасы («Пеликан» тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы) тора .
Фотокүргәзмә «Без бергә!» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Республика уллыкка алу Үзәге, Казанның ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга гаилә коруга ярдәм итү үзәге ярдәме белән яңадан торгызылган «ПАПАМАМАЕСТЬ» («ӘТИӘНИБАР») проекты кысаларында уза.
Балаларның тарихы һәм фотосурәтләре район мәдәният йортының стационар стендларында үзәк мәйданда урнаштырылган һәм анда 2022 елның 14 июленә кадәр торачак.

.jpeg)
