Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе составына кандидатуралар тәкъдим итү процедурасы башлана

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы секретаре Л.Ю. Михеева «мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын тәэмин итүгә җәмәгать контроле һәм мәҗбүри тоту урыннарында булган затларга ярдәм итү турында» 2008 елның 10 июнендәге 76-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2022 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе составына кандидатуралар күрсәтү процедурасы башлануы турында хәбәр итә.

Гомумроссия, төбәкара, төбәк иҗтимагый берләшмәләренә Татарстан Республикасының Иҗтимагый күзәтү комиссиясе составына кандидатуралар тәкъдим итү процедурасында катнашырга һәм 60 көн дәвамында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы секретаре Л.Ю. Михеева исеменә әлеге Федераль закон белән каралган тиешле гариза һәм документларны җибәрергә тәкъдим ителә.

Россия Федерациясе субъектларында иҗтимагый күзәтү комиссияләрен төзү тәртибе турында мәгълүмат һәм иҗтимагый күзәтү комиссияләре әгъзаларына кандидатлар күрсәтү буенча тәкъдимнәр Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы сайтында урнаштырылган https://www.oprf.ru.

Белешмәләр өчен телефн: 8 (495) 132-59-99, доб. 2152.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International