Алабугада «Экватор»

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

2022 елның 2 июнендә 2022 елда «СИЛА В ДЕТЯХ» хәйрия фонды күчмә командаларының һәм «PRO РОДИТЕЛЬ» проекты мәйданчыкларының экваторы, нәкъ уртасы башлана.

Бөтен дөньяга танылган рәссам Шишкинның ватаны ата-аналарның киң аудиториясе белән бергә эшләү өчен кунакчыл рәвештә ишекләрен ачты.

Алабуга шәһәренең үзәк район хастаханәсендә «СИЛА В ДЕТЯХ» (бу проект ТР Президенты ярдәме белән тормышка ашырыла) хәйрия фонды табиблары командасы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән аларның ата-аналарын кабул итте. «СИЛА В ДЕТЯХ» хәйрия фонды командасы чараны оештырган өчен дәвалау учреждениесе администрациясенә рәхмәт белдерә. 70кә якын бала һәм аларның әти-әниләре тикшерелде һәм практик консультацияләр алды.

Алабуга шәһәренең «АДЫМНАР» мәктәбендә ата-аналар өчен өч мәйданчык эшләде:

  1. тәрбиягә бала алган һәм алыштыручы гаиләләр мәйданчыгы.
  2. «Про Неё» федераль проект мәйданчыгы.
  3. Алабуга Аталар берлеге мәйданчыгы.

«PRO РОДИТЕЛЬ» командасының алдагы районнардагы эшендәге кебек үк, ата-аналар берләшмәсен борчыган җанлы дискуссияләр булды. Яр Чаллы Аталар берлеге җитәкчесе Жестков Эдуард Михайлович аталар берләшмәсе эшен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Район хәрби комиссариаты вәкилләренең чыгышы инде традициягә әйләнде. Армиядә хезмәт итү,  ир-атның аякка басуында мөһимлеге турында лекция аеруча кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International