«Доброделание» коммерцияле булмаган автоном оешмасы социаль проект – «Александр Невский-рус җире сакчысы» тарихи – патриотик фестивален гамәлгә ашырды

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

«Доброделание» коммерцияле булмаган автоном оешмасы командасы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты грантын кулланып  социаль проект – «Александр Невский-рус җирен саклаучы» тарихи – патриотик фестивале гамәлгә ашырылды.

«Нева сугышы –рус ратасының Новгород князе Александр Ярославич җитәкчелегендә 1240 елның 15 июлендәге Нева елгасының Ижора койган койган урынында швед отряды белән көрәше. Монгол ханы Батыйның килеп керүе чәчәк ата торган ил- Русьне көлгә әйләндерә – аның бер эпизодын «Доброделание» коммерцияле булмаган автоном оешмасы хезмәткәрләре торгыза.

Проект тарихи хәтерне, хәрби-тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга, Россия халкының бердәмлеген ныгытуга, балалар һәм яшьләргә-Спас районында яшәүчеләргә рухи – әхлакый тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар комплексын үз эченә ала. Реконструкция тамашачыларга мөһим тарихи вакыйга турында мөмкин кадәр ачык итеп сөйләргә мөмкинлек бирде.

Фестивальдә катнашучылар үз тормышларында бер генә сугышта да оттырмаган Александр Невскийның тормышы һәм сугышчан батырлыклары турында белделәр. XIII-XIV гасырлардагы рус көнкүреше детальләре белән таныша, интерактив мастер-классларда катнаша алдылар, «Боз сугышы» сугышының тарихи реконструкциясе, князь Александр Невскийның немец рыцарьлары өстеннән Җиңү көне шаһиты була була алдылар.

Проектның төп максаты: Александр Невскийның тууына 800 ел тулуга багышланган тарихи-агарту чаралары комплексы ярдәмендә,  заманча технологияләр һәм коммуникация каналларын кулланып балалар һәм яшьләрнең үткәндәге мөһим вакыйгалардан рухи-әхлакый һәм тарихи-патриотик белемнәрен формалаштыруга ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International