2022 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының унынчы утырышы булды.
Иҗтимагый палата утырышында фикер алышынган мәсьәләләр арасында мәдәният, сәламәтлекне саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында да сөйләштеләр.
Әлеге мәсьәләне карау Татарстан Республикасы Президентының 2022 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте гамәлләренең комплекслы планын үтәү йөзеннән Иҗтимагый палата утырышының көн тәртибенә кертелгән.
Бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Андрей Федоров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең бюджет өлкәсен мониторинглау бүлеге башлыгы Ландыш Җиһаншина чыгыш ясадылар.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләүне үткәрү өчен җаваплы булган Министрлык сайтларында һәм дәүләт (муниципаль) учреждениеләре турында мәгълүмат урнаштыру өчен рәсми сайтта, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында актуаль мәгълүматны үз вакытында, үтемле һәм тулы итеп урнаштыру буенча чаралар күрергә тәкъдим ителде: https://bus.gov.ru.
Иҗтимагый күзәтү комиссиясе Татарстан Республикасында 2008 елдан бирле «Мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын тәэмин итүгә җәмәгать контроле һәм мәҗбүри тоту урыннарында булган затларга ярдәм итү турында» 2008 елның 10 июнендәге 76-ФЗ номерлы Федераль законны үтәү йөзеннән эшли. Иҗтимагый күзәтү комиссиясе эшчәнлегенең төп максаты закон исеме белән билгеләнгән-мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын тәэмин итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга ярдәм итү. 2008 елдан бирле эшләгән чорда комиссия Россия Федерациясе дәрәҗәсендә актив эшли. 2022 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасында иҗтимагый күзәтү комиссиясенең бишенче чакырылышы үз эшен тәмамлый, шулай ук Россия Федерациясенең тагын 43 субъектында Иҗтимагый күзәтү комиссиясенең яңа составын билгеләү булачак.
Шуның белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль комиссиясе әгъзасы, «социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе рәисе Азат Гайнетдинов 2019-2022 елларда иҗтимагый күзәтү комиссиясенең эше турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы һәм Татарстан Республикасы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның V Республика форумын үткәрү турында җентекләп сөйләде.
Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары Россия Федерациясе Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.