«Татнефть» социаль инициативалар конкурсында җиңүчеләрне билгеләде

2022 елның 24 июне, җомга

«Татнефть» Игелек энергиясе» конкурсы нәтиҗәләре буенча компания грантларын Татарстан Республикасының 24 районыннан һәм Россия Федерациясенең ике төбәгеннән 121 проект алачак.

«Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте грантларына 100 млн. сумнан артык акча бүлеп биргән.

2022 елда конкурста Татарстанның 42 районыннан һәм Россиянең 9 төбәгеннән барлыгы 1409 гариза катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча иң күп җиңүчеләр «Фән, мәгариф һәм агарту» (30 проект), «Халыкның зәгыйфь катлауларын яклау» (30 проект), «Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм» (15 проект), «Мәдәният һәм сәнгать» (15 проект) номинацияләрендә билгеләнде. Районнар буенча лидерлар өчлегенә Казан (33 проект), Яр Чаллы (18 проект) һәм Әлмәт (12 проект) шәһәрләре керде.

Бүгенге көндә социаль инициативалар конкурсы Социаль әһәмияткә ия проектларны сайлап алу һәм аларга ярдәм итү буенча компаниянең иң нәтиҗәле һәм релевант инструментларының берсе булып тора.

Экспертлар составына федераль фонд-партнерлар («Русфонд», «Подари жизнь», «Подарок ангелу», «Новые имена», «Родительский мост») вәкилләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, фән, мәдәният, сәнгать, дәүләт структуралары, мәгариф учреждениеләре вәкилләре, «Татнефть» компаниясе һәм Хәйрия фонды белгечләре керде.

Грантлар тапшыру «Алмет» иҗтимагый-мәдәни үзәгенең яңа күп функцияле концерт залында узды.

Чарада шулай ук «Сила в детях» Хәйрия фонды директоры Адель Загретдинов һәм Татарстан Республикасының «Детям» хәйрия иҗтимагый оешмасы проектлары координаторы Галина Юсыпей катнашты.

«Сила в детях» Хәйрия фонды өченче тапкыр ТАТНЕФТЬ үткәрә торган грант конкурсында җиңүче була. Быел «Помощь во благо» проекты җиңүгә лаек булды: күп балалы, аз тәэмин ителгән, тәрбиягә бала алган гаиләләргә һәм Татарстан Республикасының ерак районнарында яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә медик, психологик-педагогик ярдәм күрсәтүнең вариатив моделе проекты.

«Айда с нами верхом!» Татарстан Республикасы  «Детям» хәйрия оешмасының «Айда» иппотерапия һәм адаптив ат спорты үзәге – ул адаптив атта йөрү - иппотерапия белгечләре өчен белем бирү акселераторы. Бүгенге көндә иппотерапия буенча белгечләр җитәрлек түгел, белгечләрнең квалификациясен күтәрү производстводан аерылу, белем бирү учреждениеләрендә һәм коммерцияле булмаган оешмаларда акча булмау сәбәпле кыен.

Проект нәтиҗәләре буенча белгечләр адаптив атта йөрү (иппотерапия) өлкәсендә яңа белемнәр һәм компетенцияләр алачаклар, алган белемнәрен практикада ныгытачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International