Үзенчәлекле балалар өчен махсус велойөреш кабат Казанда узачак

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

24 июнь көнне Горки-Әмәт урманында алтынчы тапкыр сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен велойөреш узачак.

Балаларга үзләре өчен уңайлы булган махсус өч көпчәкле велосипедта 380 метр дистанцияне узарга туры киләчәк.

Оештыручылар тарафыннан ярышта катнашучылар өчен уңайлы беркетмәләре булган махсус җиһазландырылган велосипедларны бушлай прокатка алу каралган, моның өчен ярыш көнендә теркәлергә кирәк булачак.

Чарага килүчеләрне концерт программасы, дипломнар, кыр кухнясы, кызыклы әңгәмәләр һәм лаеклы көндәшләр көтә.

Сәламәтлекләре буенча кайбер үзенчәлекләре булган балалар башка егет-кызлардан берни белән дә аерылмый, аларга шулай ук хәрәкәт иреген, мөстәкыйльлекне һәм җанатарларның алкышлары астында җил белән йөрү мөмкинлеген тою бик ошый. Үз чиратында, ата-аналарга балаларының спорт һәм ял чараларында катнашуларын тою мөһим.

«Ике ел элек «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәме белән «Альпари» хәйрия фонды шәһәр паркларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бушлай махсус велосипедлар прокатын ачты. Башта (иганәчеләребез ярдәме белән) ихтыяҗлары булган гаиләләргә шундый велосипедлар бүләк итәргә планлаштырган идек, тик аларны саклау өчен күп урын кирәк булуын аңладык, гаилә күп катлы йортның гадәти фатирында яши икән, мондый велосипедны көн саен алып чыгу бик авыр», – дип билгеләп үтте «Альпари» хәйрия фонды директоры Наталья Гилазева.

30 июньнән Казанның барлык паркларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус велосипедлар барлыкка киләчәк. Һәр бала мондый велосипедны прокатка алу хезмәтеннән бушлай файдалана ала. Оештыручылар бу акция балаларга үзләренең физик сәламәтлеген ныгытырга, яңа дуслар табарга һәм вакытны кызыклы итеп үткәрергә ярдәм итәр, дип өметләнә.

Чараны оештыручылар: «Альпари» хәйрия фонды, «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, Казан шәһәре парклары һәм скверлары дирекциясе.

Катнашу шартлары: велоузышта катнашучыларның яше – 3 яшьтән.

Үзең белән, һичшиксез, саклану чарасы – шлем булырга тиеш.

Үткәрү датасы: 2022 елның 24 июне.

Велоузышка теркәлү вакыты: 9:00.

Үткәрү урыны: Горки-Әмәт урманы, Казан шәһәре.

Велойөрештә катнашу өчен сылтама: https://vk.cc/cehm1y

Махсуслаштырылган велосипедларны түбәндәге паркларда табарга мөмкин:

Парк

Адрес

Прокат телефоны

Наратлык паркы

Ямашев просп., 1

8 (843) 297-72-73

Җиңү паркы

Ямашев просп., 42А

8 (937) 624-09-69

Урицкий исемендәге парк

Ак.Королев ур., 47

8 (904) 762-66-95

Горки-Әмәт урманы

Җиңү просп., 69

8 (904) 762-66-95

Крылья советов паркы

Копылов ур., 2А

8 (937) 624-09-69

Кремль Яр Буе

Федосеев ур., 1

8 (843) 250-82-77


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International