20 июньдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның Әнәс Гатауллин рәислегендә уртак утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча комиссиясе рәисе Рафаэль Шакирҗанов катнашты.
Утырыш барышында ике ведомство каршындагы Иҗтимагый советлар эшчәнлеге өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, аның нигезендә чараларның гомуми планы эшләнәчәк.
Утырышны ачып, Әнәс Гатауллин ведомстволар алдында уртак бурыч – юстиция һәм архив эше өлкәсендәге бурычларны хәл итү өчен җәмәгатьчелек вәкилләрен үстерү һәм мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү торуын билгеләп үтте.
«Иҗтимагый советларның беренче уртак утырышы бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советлар белән Татарстанның Архив эше буенча Дәүләт комитеты арасында үзара хезмәттәшлек турында төзелгән Килешүне гамәлгә ашыра башлау булып тора. Безнең хезмәттәшлекнең уртак нокталары күп: бу Татарстан Республикасы өчен социаль әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне мониторинглау, Татарстан Республикасы законнары проектларына һәм башка норматив хокукый актларга иҗтимагый экспертизалар уздыру», - дип хәбәр итте Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе.
Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет 2011 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә Иҗтимагый совет тарафыннан 61 утырыш үткәрелде. Башта Иҗтимагый совет составына 5 кеше керде, аннары 2013 елда – 12, бүгенге көндә – 10 кеше. Ел саен Совет утырышларында коррупциягә каршы тору, Министрлык ихтыяҗлары өчен конкурс һәм сатып алу процедуралары, Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру, шулай ук республиканың дәүләт программаларын үтәү мәсьәләләре карала.
Моннан тыш, чарада катнашучылар Юстиция министрлыгы музеенда булдылар, Ул Юстиция министрлыгы җитәкчеләренә һәм эшчәнлегенә багышланган иде. Музей турында тулырак түбәндәге сылтама буенча: https://vk.com/minjustrt?w=wall-185284367_296.