Азнакай районының иҗтимагый советы мәктәп яны лагерьларының балаларны сәламәтләндерү һәм ял итү лагерьлары эшенә иҗтимагый контролен оештырды.
Шулай ук Актүбә бистәсе мәктәпләренең ял лагерьлары, «Комеш су»балалар сәламәтләндерү үзәгендә булдылар. Социаль объектларның үзара хезмәттәшлеге системасы ничек оештырылуы өйрәнелде.
Ял лагерьларына барганда түбәндәгеләргә аерым игътибар бирелде.:
Лагерьда тәрбияләнүчеләр, педагогик хезмәткәрләр, мәктәп җитәкчеләре белән әңгәмәләр үткәрелде. Балалар сүзләренә караганда, аларга лагерьларда ял итү бик ошый, аларны тәмле ашаталар, кызыклы эшләр белән мәшгульләр, хәтта башка шәһәрләргә дә кунакка йөриләр, ябык һәм ачык бассейннарга бушлай йөрү, спектакльләр оештырылган.
Иҗтимагый контроль мәктәп яны лагерьларының балалар сәламәтләндерү ялын оештыруга куелган барлык нормаларга туры килүен тикшерүгә юнәлтелгән. Бу бик мөһим, чөнки һәръяклап куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлергә тиеш.
Актүбә бистәсе башлыгы А.Л. Севостьянов Иҗтимагый советны «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте «Зеленый щит» проектын тормышка ашыруның барышы белән таныштырды, бистәдә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен үзгәртелә торган объектларны күрсәтте.