2022 елның 18 июнендә Халыкара Аталар көне кысаларында «Аталар берлеге» ТР иҗтимагый оешмасы спорт бәйрәме – мини-футбол буенча «Аталар һәм балалар» турниры үткәрелде. Чара 175 нче гимназия базасында узды.
Турнирда «Аталар берлеге», «Яшь гвардия», «Гвардиячеләр», «Ракета», «Спарта», «Сорнай» командалары катнашты. Бу чара әти-әниләр һәм балаларның бердәмлеге үрнәге булып тора.
Мини-футболда катнашучыларның барысы да кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.
«Аталар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы безнең даими партнерларыбызга - Бердәм Россия, Бердәм Россия тарафдарлары, Гомумроссия халык фронты, «Сила в детях» хәйрия фонды, 175 гимназия җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.
Мондый чаралар Татарстан Республикасының бөтен территориясендә планлаштырылган.

.jpeg)
.jpeg)