«ЭкоДөнья-2022» Халыкара экологик премиясе лауреаты исеменә конкурс игълан ителде.
«ЭкоДөнья» Халыкара экологик премиясе әйләнә-тирәлекне саклауда һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүдә, шулай ук XXI гасырда тотрыклы үсешкә юнәлтелгән башка экологик эшчәнлектә күренекле казанышлар өчен иҗтимагый бүләк булып тора.
Конкурсны үткәрү экологик сәясәт үсешенә, халыкның экологик белем дәрәҗәсен күтәрүгә, экологик фәнне үстерүгә, экологик чиста технологияләр иңдерүгә, халыкның сәламәтлеген яхшыртуга һәм биологик төрлелекне саклауга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Конкурста катнашучыларны сайлап алу тәкъдим ителгән проектларны, программаларны, акцияләрне тормышка ашыруны раслый торган гаризалар һәм документлар нигезендә гамәлгә ашырыла.
Гаризалар бирү шартлары һәм таләпләре www.raen.info сайтында урнаштырылган «ЭкоДөнья» Халыкара экологик премиясе турындагы Нигезләмәдә бар.
Конкурска гаризалар җибәрү вакыты 2022 елның 31 октябренә кадәр.
Конкурс турында өстәмә мәгълүматны оештыру комитетында алырга мөмкин: prezidiumraen@yandex.ru;
Номинацияләр: