Әгерҗедә Император Палестина православие җәмгыятенең 140 еллыгына багышланган «Сион хакына тынмыйм, һәм Иерусалим хакына тынычланмыйм» күргәзмәсе ачылды.
Район халкы июнь ае буена таныша ала торган проектның инициаторы-Әгерҗе муниципаль районының Иҗтимагый советы рәисе Александр Аркадьевич Лапшин. Күргәзмәдә тарихи фактлар һәм фотоматериаллар тәкъдим ителгән. Күргәзмә ай ахырына кадәр район хакимияте фойесында, храмда, вокзалда һәм район мәдәният йортында эшләячәк.
Александр Аркадьевич сүзләренчә, Император Палестина православие җәмгыяте үзенең тормышка сәләтлелеген һәм нәтиҗәлелеген раслый, шул исәптән хәзерге катлаулы халыкара шартларда да.