Татарстан студентлары һөнәри белем бирү оешмалары өчен Россия Студентлар язында гомуми хисапта 1 нче урынны яуладылар.
Чиләбедә һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен «Россия Студентлар язы» I Бөтенроссия студентлар иҗаты фестивале тәмамлана.
Фестивальдә 2000гә якын студент катнашты. Татарстан Республикасыннан барлыгы 81 кеше катнашты.
Гомуми хисапта Татарстан Республикасы илнең 68 регионы арасында 1 урынны алды.
XXX Бөтенроссия фестивале нәтиҗәләре буенча Татарстан 20 медаль яулады:
«Төбәк программасы» юнәлешендә Татарстан 2 нче урынны алды, ә гомуми хисапта Республика барлык делегацияләр арасында лаеклы 1 нче урынны алды.
Катнашучыларны котлыйбыз!