2022 елның 5 июнендә Тирән күлдә 350дән артык кеше өмәдә катнашты.
Казанда Тирән күл ярларын һәм су асты өлешен чистарту буенча Акция Эколог көненә, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көненә һәм Халыкара сулыкларны чистарту көненә багышланган иде.
Чара «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында үткәрелде.
Яр буе һәм су асты зонасында Рус география җәмгыятенең региональ бүлекчәсе дайверлары, Экология министрлыгы хезмәткәрләре, «Чиста булачак» иҗтимагый хәрәкәте активистлары, ТР Диния нәзарәте, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе, «Аталар Берлеге» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы, ТР Яшь гвардиясе вәкилләре, волонтерлар һәм Казанның битараф булмаган барлык кешеләре тәртип урнаштырдылар. Уртак көч белән барлыгы 62 000 кв. м яр буе һәм 7 000 кв. м су асты территориясе чистартылды.
Бер сәгать ярым эчендә өмәдә катнашучылар КАМАЗ кузовының яртысын тутырырлык чүп-чар җыйды.

.jpeg)