«Аталар берлеге» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышында катнашты

2022 елның 3 июне, җомга

«Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары Идел буе федераль округының Закон чыгару органнары – хатын-кыз депутатлары дискуссия мәйданчыгының VI утырышында катнаштылар. Сүз ана булу, балачак һәм хатын-кызлар хокуклары мәсьәләләре белән бәйле эш алып бара торган коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү турында барды. Утырышта РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.

Социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү, фикер алышу һәм булган практикалар белән уртаклашу өчен Идел буе федераль округы төбәкләре закон чыгару җыеннары хатын-кыз депутатларын бер дискуссия мәйданчыгында берләштерү инициативасы белән Дәүләт Советы депутатлары чыгыш ясады. Татарстан парламентарийларының тәкъдиме округның 13 закон чыгару җыены депутатлары тарафыннан хупланды. Беренче шундый очрашу 2021 елның мартында узган иде.

Утырыш барышында Идел буе федераль округының закон чыгару органнары вәкилләре төбәкнең уңай тәҗрибәсе, балалы гаиләләргә ярдәм итү, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар эше турында сөйләделәр. Бу өлкәдә Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Киров һәм Түбән Новгород өлкәләре уңышлы тәҗрибә белән уртаклаштылар.

Татарстан территориясендә коммерцияле булмаган оешмаларның эш тәҗрибәсе белән Татарстан Республикасының «Аталар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, «Сила в Детях» Хәйрия фондын гамәлгә куючы Адель Заһретдинов уртаклашты.

Идел буе федераль округы закон чыгару органнары хатын – кыз депутатларының докладларын һәм тәкъдимнәрен тыңлаганнан соң, дискуссия мәйданчыгы нәтиҗәләре буенча катнашучылар резолюция кабул итте. Анда, аерым алганда, хәйрия ярдәме күрсәтүче оешмалар исемлеген киңәйтү һәм иминлекне НДФЛ салымыннан азат итү өлешендә, РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне һәм башка тәкъдимнәрне эшләп бетерергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International