«Аталар һәм балалар велосипедта» марафоны узды

2022 елның 3 июне, җомга

1 июньдә «Велики» паркы территориясендә дәүләт автоинспекциясе, Юл хәрәкәте иминлеге, балалар автошәһәрчеге һәм «Аталар берлеге» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Балаларны яклау көненә багышланган «Аталар һәм балалар велосипедта» марафоны үткәрелде. Чарада 16 гаилә командасы катнашты:10-12 яшьлек бала һәм әти үз велосипедларында тулы экипировкада.

Бирем – билгеле бер вакыт аралыгында фигуралы күнегүләрдән торган маршрутны узу. Маршрут узуга иң аз вакыт сарыф иткән һәм хаталарны иң аз кылган командалар җиңүче булды.

Менә дигән һава торышы, катнашучыларның күтәренке кәефе, яхшы оештыру чараны чын бәйрәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International