Спас җирле «Боевое Братство» хәрби хәрәкәтләр ветераннары район оешмасы «Спорт белән яшә» проектын гамәлгә ашыра

2022 елның 3 июне, җомга

Спас «Боевое Братство» хәрби хәрәкәтләр ветераннарының җирле район оешмасы «Самбо белән шөгыльләнү юлы белән проблемалы гаиләләрдәге балаларны социаль адаптацияләү «Спорт белән яшә» проектын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гранты ярдәмендә гамәлгә ашыра.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында 7 яшьтән 16 яшькә кадәр булган яшүсмерләр өчен Самбо белән бушлай даими шөгыльләнүләр, остазлык форматында самбо тренерлары белән аралашу, Самбо буенча Россиянең спорт мастерлары белән мастер-класслар оештырылды. Проектны тормышка ашыру кысаларында проект укучыларының күрсәтмә турниры үткәрелде, Россия Федерациясе спорт мастеры Ришат Сәгыйров тарафыннан истәлекле бүләкләр һәм грамоталар бирелде. Уңышлы спортчылар белән аралашу балаларга күнегүләрне дәвам итәргә һәм иң яхшы нәтиҗәләргә омтылырга өстәмә стимул бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International