#БЕЗБЕРГӘ (#МЫВМЕСТЕ) – 2022 халыкара премиясенә гаризалар кабул итү бара

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Премиягә гаризаны 12 июньгә кадәр премия.мывместе.рф сайтында һәм ДОБРО.РФ платформасында бирергә мөмкин.

Премиядә катнашучылар – кешеләргә ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль проектлар авторлары. Алар – 14 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнар, оешма һәм учреждениеләр. Шул исәптән: волонтерлар, коммерцияле булмаган оешмалар, хәйрия фондлары, белем бирү, мәдәни-ял учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләр, урта һәм эре бизнес, массакүләм мәгълүмат чаралары, блогерлар һәм башкалар.

Гаризаларны түбәндәге номинацияләр буенча тапшырырга мөмкин:

  • «Кешеләргә ярдәм»: социаль яклауга мохтаҗ гражданнар катеорияләрен яхшыртуга, социаль ярдәм күрсәтүгә, гадәттән тыш хәлләрдән яклау, югалган кешеләрне эзләү, куркынычсызлык культурасын үстерүгә юнәлдерелгән проектлар;
  • «Милләт сәламәтлеге»: психик һәм физик сәламәтлек, донорлык, сәламәтлек саклауны үстерү, физик культура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен алга этәрү өлкәсендәге проектлар;
  • «Мөмкинлекләр иле»: талантларны ачу һәм шәхес тәрбияләү, мәгариф, иреклелек, фән, патриотизм, мәдәни кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне үстерүгә, тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән проектлар;
  • «Яшәү территориясе»: төбәкләр, шәһәр тирәлеге, туризм, илнең туристик җәлеп итүчәнлеген үстерүгә, әйләнә-тирә мохитне саклауга, экологияне саклауга һәм хайваннарны яклауга юнәлдерелгән проектлар;
  • «Җаваплы бизнес»: Бизнес тарафыннан гамәлгә ашырыла торган тармак проектлары;
  • «Социаль эшкуар»: Социаль эшкуар статусына ия кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан проектлар;
  • «Медиапроект»: медиа мохит проектлары;
  • «Зур тәнәфес»: 14-17 яшьлек катнашучылар проектлары;
  • «Социаль үзгәрешләр лидеры»: оешмаларның системалы озак сроклы программалары өчен.

#БЕЗБЕРГӘ (#МЫВМЕСТЕ) халыкара премиясе
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International