«АТАЛАР БЕРЛЕГЕ» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы үзе генә балалар тәрбияләүче әнигә ярдәм күрсәтте

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан «АТАЛАР БЕРЛЕГЕ» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы «Балаларда көч» хәйрия фонды белән берлектә Казан шәһәренең «Бердәм РОССИЯ» партиясе тарафдарлары ярдәме белән берүзе балалар тәрбияләүче әнидән ярдәм сорап килгән үтенечкә оператив рәвештә җавап бирде.

Хатын-кызның электр плитәсе ватылып, ризык әзерләү мөмкин булмаган. «АТАЛАР БЕРЛЕГЕ» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Адель Загретдинов карары буенча йортка плитә сатып алынды һәм кайтарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International