КФУда Балалар университетының 10 еллыгын билгеләп үттеләр

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Казан федераль университетының император залында Балалар университеты студентлары һәм аларның әти-әниләре өчен «Тылсымлы, фәнни-күңелле» дип исемләнгән тантаналы чара узды.

Чарада ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева катнашты.

Мөхтәрәм кунаклар арасында шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, «Татарстан Республикасы буенча Балалар Университеты» иҗтимагый фондының башкарма директоры Илнара Хәнипова, КФУ ның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Тимирхан Алишев, Казан университетының Музейлар дирекциясе директоры Светлана Фролова һәм башкалар бар иде.

Чара Балалар университеты тарихы турында сөйли торган коллекцияләр күргәзмәсе белән ачылды. Аларга студентлар тарафыннан эшләнгән китаплар, дәфтәрләр, монографияләр һәм проектлар: сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Сөембикә манарасы макеты, Хәтер китабы тупланды. Дәрәҗәле кунаклар өчен экскурсияне студентлар Антоний Свердруп һәм Тимур Рысаев үткәрде.

«Балалар университеты Казан университетының тарих музее ярдәмендә югары уку йортының зур тарихының бер өлешенә әверелә. Бүгенге күргәзмә-ул бик күп кешеләрнең хезмәтен күрсәтү һәм нәтиҗә. Барыннан да элек, без бүген горурланырлык балалар», - диде КФУ Балалар университеты җитәкчесе Валерий Летяев.

Тантаналы өлеш барлык студентларның гимны Gaudeamus белән башланып китте, ә аннан соң экраннарда Балалар университетының 10 еллыгы лекцияләр, концертлар, дәресләрдән алынган фотосурәтләрдә чагылыш тапты.

Студентларның әти-әниләре ярдәме белән «Казан университетының яшь профессорлары» китабы төзелде. Аны бәйрәмдә В. Летяев күрсәтте. Ике нөсхә Казан университеты музеена һәм Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәгә тапшырылды. Кичә кунакларына студентлар махсус әзерләнгән буклетлар тапшырдылар.

«Бу китапта балалар университетта ирешкән барлык нәрсәләр дә бар. Ул тарихның кечкенә генә сәхифәсе белән ачыла. Алга таба безнең һәр студентыбызның шәхси казанышлары һәм фотосурәтләре», – дип анонслады Летяев.

Сәламләү сүзләре Тимирхан Алишев, Илнар Хщнипов, Сәрия Сабурская һәм Анастасия Исаевадан яңгырады. Укытучылар составына һәм кунакларга мөрәҗәгать иткән җавап сүзе белән ата-аналар һәм студентлар комитетлары вәкилләре Людмила Фролова һәм А. Свердруп чыгыш ясады.

«Бәхеткә, мин ун елга якын әлеге проект белән бергә булдым. Балалар университетында эшләү минем өчен һәрчак рәхәт булды. Бик азлар гына безнең предприятиенең уңышына ышанды, чөнки баланы авыр хезмәт атнасыннан соң укырга мәҗбүр итү мөмкин түгел кебек тоелды. Без киресен исбатладык. Һәм хәзер, ничә елдан соң, яшь галимнәр советында безнең егет-кызларны күрү – минем өчен бик күңелле», –дип фикерләре белән уртаклашты ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары һәм Балалар университеты кураторы А.Исаева.

Балалар университетының 10 еллыгы концерт номерларыннан башка да булмады. Студентларның дистанцион чыгышлары КФУ Император залы экраннарында күрсәтелде.

«Беләсезме, һәрвакыт күбрәк алырга, алга барырга теләгән кешеләр бар. Алар олимпиадаларда, конкурсларда катнашалар. Бу алгарыш кешеләре, һәм киләчәк нәкъ менә алар кулында », - дип мөрәҗәгать итте Балалар университеты тыңлаучыларына проректор Алишев.

Бәйрәм программасы балалар университетының традицион гимны белән тәмамланды. Алар өчен Казан университеты тарихы музее буйлап экскурсия үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International