29 майдан 31 майга кадәр «Сенеж» идарә итү остаханәсе базасында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының проект семинары узды. Чарада Татарстаннан ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева катнашты.
Өч көн дәвамында РФ Иҗтимагый палатасы һәм төбәк иҗтимагый палатасы әгъзалары чакырылган экспертлар һәм иҗтимагый оешмалар, федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре белән берлектә актуаль көн тәртибе һәм мәгълүмати эшкә карашлар, иҗтимагый фикернең трендлары, җәмәгатьчелек фикере һәм массакүләм мәгълүмат чаралары лидерлары белән хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Программада спикерларның лекцияләре һәм мастер-класслары, тематик кейсларны чишү буенча катнашучыларның төркемле эше, команда барлыкка китерә торган чаралар булды.
Семинар эшендә шулай ук Луганск халык республикасы һәм Донецк халык республикасы гражданлык җәмгыяте институтлары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Тыңлаучылар алдында республикаларның иҗтимагый палаталары җитәкчеләре, кеше хокуклары һәм бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләре чыгыш ясады. Семинарда катнашучылар граждан җәмгыятен үстерү өлкәсендә уртак проектлар турында фикер алыштылар.