Татарстан яшьләренең гражданлык инициативалары Россия яшьләре грант конкурсында 33,5 млн сумнан артык акча алды

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Физик затлар өчен Россия яшьләре грант конкурсының беренче сезоны тәмамланды.

1 меңнән артык проект ярдәм алды, шуларның 42се-Татарстан яшьләреннән. Алар 33 639 000 сум оттылар.

Конкурс 15 номинация буенча үткәрелде.

Татарстанлылар арасында иң күп проектлар «Мөмкинлекләр тудыр» һәм «Хәтерлә»(10ар проект), «Берләшмәләрне хәрәкәтләндер»(5 проект) һәм «Табигатьне сакла» (4 проект) номинацияләре буенча бирелде.

«Физик затлар өчен Россия яшьләре грант конкурсы-яшьләр өчен мөһим ярдәм чарасы. Татарстанда моны аңлыйлар, шуңа күрә безнең республика яшьләре тарафыннан социаль, иҗади һәм профессиональ яктан үз-үзеңне камилләштерүгә юнәлдерелгән бик күп кызыклы һәм актуаль инициативалар тәкъдим ителгән. Һәм без күрәбез ки, безнең яшьләрнең инициативалары хуплана», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International