«Санта» шифаханәсендә Донбасстан вакытлыча күченүчеләр өчен кино күрсәттеләр

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

ТР Иҗтимагый палатасының Мәдәният комиссиясе тарафыннан Донбасстан вакытлыча күченүчеләр өчен кино күрсәтү проектын тормышка ашыру дәвам итә. Проект «Татаркино» белән берлектә тормышка ашырыла.

26 май көнне «Санта» шифаханәсендә яшәүчеләр өчен «Әпипә» фильмы күрсәтелде. Бүгенге көндә санаторийда 96 качак яши.

Тамаша башланыр алдыннан тамашачыларны ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева һәм ТР Иҗтимагый палатасының мәдәният буенча комиссиясе секретаре Юлия Манина сәламләде.

Шулай ук «Әпипә» фильмы актерлары - төп рольне башкаручы Резедә Сәләхова һәм Татарстан Республикасының халык артисты Зөлфия Вәлиева да катнашты. Фильм тәмамланганнан соң барлык теләүчеләр артистлар белән аралашу, истәлекле фото ясау мөмкинлегенә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International