Ветераннар оешмасы активистлары Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге рәисе Бородин А. И. җитәкчелегендә Яшел Үзән районы ветераннары, яшь армиячеләре һәм җитәкчелеге белән очраштылар.
Яшьләр белән тәрбия эшен активлаштыру мәсьәләләре каралды. Һәлак булган полковник Дмитрий Сафроновның әнисе Наталья Николаевнага тантаналы шартларда «Батырлык» ордены һәм «Россия ветераннар берлеге» хәтер сертификаты тапшырылды.
Генерал майор Бородин А. И. улын тәрбияләгән өчен анага рәхмәт сүзләрен җиткерде, аның турында хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, дип кайгыларын уртаклашты.