«Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге» ассоциациясе «Татарстан Республикасында 2021/2022 елда халыкның җылыту сезоны белән канәгатьлек дәрәҗәсе» дигән темага халык арасында сораштыру үткәрә.
Сораштырулар халыкның йортларда җылылык белән тәэмин итү сыйфаты белән канәгать булуын мониторинглау, шулай ук мәгълүматны хакимият органнарына һәм профильле министрлыкларга, ведомстволарга җиткерү максатларында үткәрелә.
Сораштыруны түбәндәге сылтама буенча узарга мөмкин: https://forms.gle/DggMm8yRsGpjRTSj9