ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Любовь Смирнова һәм Радий Зарипов Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салуда катнаштылар

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү паркында Дан мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды.

Тантанада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Любовь Смирнова һәм Радий Зарипов катнашты.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады. Аннары Мәңгелек утка  чәчәкләр куелды.

Тантанада катнашучылар шулай ук һәлак булган солдатларның Аналары һәм тол хатыннары монументына, Совет солдаты монументына чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International