Җирдәге тынычлыкка озын һәм авыр юл алып бара. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстан Республикасы комсомол ветераннары берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Борис Леушин белдерде.
«Хәрби операциянең башлануы [Украинада] - уйланылган һәм җитди адым, Россиядә һәм аннан читтә руслар мәнфәгатьләрен яклауның соңгы чарасы, - дип ышана җәмәгать эшлеклесе. - Әлбәттә, без Президентыбызның гамәлләрен хуплыйбыз. Безгә бик күп кыенлыклар кичерергә туры киләчәк, ләкин игелекле максат, җирдәге тынычлык шуңа тора. Бернәрсә дә болай гына бирелми. Нәтиҗәгә ирешәсең килсә, көчеңне тупларга һәм үзеңнән таләп ителгәннең барысын да эшләргә кирәк».
Россиялеләр бердәм булырга һәм аерым массакүләм мәгълүмат чараларының фейкларына һәм провокацияләренә игътибар итмәскә тиеш. Һәм, әлбәттә, курку һәм паникага бирелергә ярамый, Леушин үз күзаллавы белән уртаклашты.
«Вәзгыять кискен гамәлләр таләп итте. Катлаулы, әмма бердәнбер дөрес карар кабул ителде, - диде ул. - Ышанам, Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча барлык планнар тормышка ашырылачак. Без берләшергә һәм рухыбызны төшмәскә тиеш».