Республика Ата-аналар советына - 2 ел

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Ата-аналарның республика советы 2020 елның февралендә оештырылды. Бүгенге көндә Советта республиканың 45 районыннан 41 район тәкъдим ителгән. Азнакай, Әлки, Әлмәт, Арча, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Тәтеш, Спас, Казанның Совет, Вахитов районнарыннан актив ата-аналар ике ел дәвамында республиканың җаваплы һәм позитив ата-ана булуны формалаштыру өчен иҗтимагый эшчәнлек алып баралар. 

Республика ата-аналар Советы эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

  • Гомуми белем бирү учреждениеләрендә мәктәп яшендәге балаларның туклану сыйфатына ата-аналар контроле. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның вәкаләтләрен һәм юлламасын гамәлгә ашыру
  • Ата-аналар белән ачык диалог. Татарстан Республикасы ата-аналар җәмәгатьчелеге белән очрашулар
  • Мәгълүмати - методик материаллар эшләү
  • Үзеңнең һәм ата-ана компетенциясенең дәрәҗәсен арттыру проекты
  •  "Үз тәҗрибәм белән уртаклашам" проекты. Һөнәри заманча күнекмәләргә өйрәнәбез һәм өйрәтәбез
  • Тәрбия. Гаилә һәм буыннарның дәвамчанлыгы. Гаилә кыйммәтләрен саклау
  • "Балаларга тере аралашуны ничек кайтарырга?" социаль проекты.
  • Патриотик тәрбия.

2 ел эчендә Татарстан Республикасының 41 районында ата-аналар катнашында укучыларның туклану сыйфатын тикшерү буенча 5312 рейд оештырылды.

Ата--ананың эш блокноты - Республика Ата-аналар советы рәисе Наталья Фролова эшләгән универсаль белешмәлек, федераль дәрәҗәдә югары бәя алды.  Грамоталы рәвештә җыелган мәгълүмат ата-анага балаларның туклануын контрольдә тоту мәсьәләләрен ачыкларга, психологик хезмәтләр телефоннарын белергә, Татарстан Республикасында балаларга өстәмә белем алу һәм җәйге ял турында мәгълүмат табарга мөмкинлек бирә.

Республика ата-аналар советы вәкилләре Президент грантлары фонды ярдәмендә ай саен мәгълүмати, супервизион, методик ярдәм алалар. Яңа компетенцияләр районнарда  җаваплы һәм аңлы ата-аналар булуны формалаштыру өчен семинарлар оештырырга, ата-аналарны белем бирү эшчәнлегендәге барлык катнашучыларның конструктив диалогын төзү өчен мәгариф идарәсенә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Республика Ата-аналар советы ата-аналарның мәгариф мәсьәләләре буенча иҗтимагый фикерен өйрәнүне дәвам итә.

«Республика Ата-аналар советы - ул «гаилә һәм мәктәп» үзара мөнәсәбәтләр системасында татулык, конструктив дискуссияләр, уртак гамәлләр территориясе. Низаглы хәлләрне без балаларыбызның сәламәт, шатлыклы киләчәге хакына үсеш ноктасы буларак карыйбыз. Шунысы мөһим, безнең эшчәнлек ТР Иҗтимагый палатасында ярдәм тапты, Мәгариф һәм фән министрлыгы диалогка ачык, «2025 елга кадәр дәүләт сәясәте концепциясе» кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектларга ярдәм итә, - дип ассызыклый Республика Ата-аналар советы рәисе Наталья Фролова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International