Татарстанның 13 оешмасы «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» конкурсы призерлары булды

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Татарстаннан 13 оешма «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» XIII республика конкурсы призерлары булдылар. Киң күләмле чарага нәтиҗәләр 01 февральдә ТР Иҗтимагый палатасында ясалды.

«Куркынычсызлыкны тәэмин итү теләсә кайсы җәмгыятьнең һәм һәр аерым оешманың өстенлекле бурычы булып тора, иң югары кыйммәт - кеше, - дип белдерде ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Фәнил Габдрахманов. - Хезмәт хакы күләме дә, оешманың рентабельлеге дәрәҗәсе дә, чыгарыла торган продукциянең кыйммәте дә эш урынында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү өчен нигез була алмый. Һәр хезмәткәр үзенең гомеренә һәм сәламәтлегенә берни дә янамавына ышанырга тиеш».

Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, узган ел гына да җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан 154 кеше зыян күргән. Алган җәрәхәтләрдән 22 кеше үлгән.

Ярышларда Татарстан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән - Башкортстан Республикасыннан, Мурманск, Ярославль, Пенза өлкәләреннән һәм Пермьнан 79 оешма катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 17 җиңүче билгеләнде, аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

«Безнең өчен куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм яхшы шартлар булдыруга юнәлтелгән, үзәктә кеше булган барлык проектларга ярдәм итү бик мөһим», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International