29 декабрьдә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Иҗтимагый советының яңа составын расладылар. Иҗтимагый совет әгъзаларының берсе Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Илдар Баязитов булды.
Чара Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев рәислегендә узды. Яңа Иҗтимагый совет рәисе вазыйфасына Совет әгъзалары театр һәм кино актеры, язучы, драматург, сценарист һәм театр режиссеры Евгений Гришковц кандидатурасын бертавыштан хупладылар.
Рәис урынбасарлары итеп шулай ук бертавыштан Россия Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб һәм Россия Иҗтимагый палатасының куркынычсызлык һәм ИКК белән хезмәттәшлек буенча комиссиясе рәисе Александр Воронцов сайланды.
Очрашуда катнашучылар Җәмәгать Советы эшчәнлегенең һәм аның пенитенциар ведомство белән хезмәттәшлегенең төп аспектлары турында фикер алыштылар, 2022 елга эш перспективаларын карадылар, шулай ук якын арада җинаять җәзаларын үтәү системасы эшчәнлегенә кертергә теләгән кызыклы проектлар һәм идеяләре турында сөйләделәр.